Киләчәкне бүген төзибез
Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе (ТР АЯБ) төбәктә авыл яшьләрен үстерүдә яңа битне ачты. Майның 26сыннан 28енә кадәр Чистай районының "Раздолье" лагерендә "Киләчәкне бүген төзибез" исеме астында яшь аграрчыларның яшьләр форумы үтте. Аны Чистай, Алексеевск һәм Аксубай районнары оештырды. Оештыручы районнардан тыш чарага Спас, Яңа Чишмә, Лениногорск, Лаеш һәм башка...
Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе (ТР АЯБ) төбәктә авыл яшьләрен үстерүдә яңа битне ачты.
Майның 26сыннан 28енә кадәр Чистай районының "Раздолье" лагерендә "Киләчәкне бүген төзибез" исеме астында яшь аграрчыларның яшьләр форумы үтте. Аны Чистай, Алексеевск һәм Аксубай районнары оештырды. Оештыручы районнардан тыш чарага Спас, Яңа Чишмә, Лениногорск, Лаеш һәм башка районнардан вәкилләр чакырылды. ТР АЯБның Аксубай районындагы рәисе Роберт Сәлахов җитәкчелегендә Аксубай районы делегациясен төрле юнәлештәге активистлар - техникум (АТУТ) студентлары һәм төрле аграр һөнәр белгечләре тәкъдим итте.
- Мин моңа охшаш чарада беренче тапкыр катнаштым һәм яшьләребезнең идеяләргә бай булуы, үз авылларын үстерүгә яңа, файдалы өлеш кертергә омтылулары мине таң калдырды, - дип фикерләре белән бүлеште форум катнашучысы, "Аксу Агро" ветеринары Михаил Константинов.
- Яшьләргә фандрайзинг процессын (чыганаклар эзләү) өйрәнү мөмкинлеге, Төбәк авыл туризмы ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиева җитәкчелегендә "Идарә итү уеннары" тренингында катнашу тәкъдим ителде. Икенче көн дә шулай ук чараларга бай булды. Мисалга, "Салада социаль проектлаштыру технологиясе" семинары авыл яшьләре мохитендәге иң кискен проблемаларны ачыкларга ярдәм итте. "Тәкъдир итү сәнгате" мавыктыргыч мастер-класс яшьләрне аудитория белән аралашканда оялып, тартынып тормаска өйрәтте.
- Моңа охшаш чарада безнең район беренче тапкыр катнаша, - дип сөйли форум турында Роберт Сәлахов. - Анда катнашучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм бик күп дуслар таптылар. Бүген авыл яшьләре арасында районара диалогны киң җәелдерергә кирәк, чөнки республикада авыл хуҗалыгы үсешенең нигезе шул рәвешле салына.
Бер сүз белән әйткәндә, ике көн бер мизгел кебек үтте дә китте. "Киләчәкне бүген төзибез" проекты уңышлы килеп чыкты һәм шул рәвешле республикада һәм, атап әйткәндә, Аксубай районында авыл яшьләренең яңа этабы турында курыкмыйча сөйләргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев