Аксубай урманчылыгы урман массивларын корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүгә керешә.
Бүген, 23 майда, Яңа Ибрай һәм Иске Ибрай торак пунктлары янындагы урманнарда корткыч бөҗәкләр каршы биологик препаратлар сиптерү башланачак. Белгечләр әйтүенчә, эшкәртү өчен кулланылган биологик препарат дүртенче куркыныч класска карый һәм ул бал кортлары һәм кешеләр өчен куркынычсыз. Эшкәртү кичке һәм төнге вакытта башкарылачак.
Нет комментариев