Электр үткәргечләренең кыска ялганышы фаҗигале янгынга сәбәпче булган
Хәвеф-хәтәр

Электр үткәргечләренең кыска ялганышы фаҗигале янгынга сәбәпче булган

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсе Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча районара бүлеге җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Александр Бибиков хәбәр итте.

2026 елның 3 октябрендә 10:54 сәгатьтә Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 11нче янгын сүндерү-коткару отрядының 102нче янгын сүндерү часте элемтә пунктына Яңа Ибрай авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Янгын турындагы хәбәрне тикшерү барышында ачыкланганча, янгын объекты булып бер катлы торак йорт, профнастил белән ябылган ике яклы түбәле бүрәнә бина һәм блоклы сарай торган. Әлеге йортның хуҗасы — 1933 елгы гражданин.

Беренче янгын сүндерү бүлекчәсе килгәндә, аларны шаһитлар каршы алган. Алар сүзләренчә, бу йортта гаилә яшәгән, өйдә хуҗа — өлкән яшьтәге ир-ат булырга мөмкин дип аңлатканнар. Чыннан да шулай булып чыккан. Янгын урынында хәл түбәндәгечә булган: тышкы билгеләр буенча йортның, веранданың һәм сарайның бөтен мәйданында ачык ялкын күзәтелгән. Утның күрше корылмаларга күчү куркынычы туган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, төп яну торак йорт эчендә, кухня бүлмәсендә барган. Йортның бөтен мәйданы буенча көчле термик зарарланулар бар, түбәсе юк. Кухня һәм веранданың түшәм япмасы йорт эченә ишелеп төшкән. Интенсив яну урынын җентекләп карау барышында, тиз яна торган сыекчалар һәм яна торган сыекчалар куллану эзләре ачыкланмаган һәм органолептик ысул белән дә сизелмәгән. Кухняны тикшерү барышында кыска ялгануга хас шар сыман агымнар табылмаган чыбык кисәкләре табылган.

Янгын нәтиҗәсендә торак йорт һәм сарайлар бөтен мәйданы буенча янып беткән, өйдә булган йорт хуҗасы һәлак булган.

Сәгать 12:19да янгын тулысынча сүндерелгән.

Янгынның таралуына ярдәм иткән шарт — аны соң ачыклау.

Сораштыру барышында ачыкланганча, әлеге йортта дүрт кеше яшәгән.

Матди зыян билгеләнә, торак йорт һәм милек иминиятләштерелгән булган. Янгын чыгу сәбәбе: электр үткәргечләренең кыска ялганышы.

«Торак» янгынга каршы профилактика операциясен гамәлгә ашыру кысаларында, Яңа Ибрай авылындагы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре 2025 елда өйләрне йөреп чыкканнар. Бу эш барышында алар халыкка көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының төп чараларын җиткергәннәр һәм тиешле белешмәлекләр тапшырганнар. Әмма фаҗига булды.

Хөрмәтле гражданнар, сезнең көнкүреш иминлегегез үзегездән тора, электр приборларын эксплуатацияләгәндә игътибарлы булыгыз. Исегездә тотыгыз, төзек булмаган электрүткәргеч янгынга китерергә мөмкин.


Нет комментариев