Бүген, 9 октябрьдә, 13:00 сәгатьтә «Аксу-Арена» боз сараенда барлык спорт сөючеләр өчен зур вакыйга булачак.
Ябык боз сарае мәйданында искиткеч гала-матч узачак: данлыклы «Ак Барс» ветераннары Аксубай районы командасы белән көч сынашачак.
Татарстан хоккее легендаларын үз күзләрегез белән күрергә һәм егетләребезне хупларга килегез.
Аксубайда узачак программада: танылган хоккейчылар белән автограф-сессия, истәлекле фотога төшү һәм яшь хоккейчылар өчен мастер-класс каралган.
Спорт бәйрәменә спортны, хоккейны яраткан, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барган барлык кешеләрне һәм район кунакларын чакырабыз.
6+
Нет комментариев