Кызыл Тау авылының ак әбисе Минебәян Зәйдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Йомшак күңелле, сабыр холыклы Минебәян Сөнгатулла кызы Батыр поселогында күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аның да бала һәм яшьлек еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорга туры килә.
Әтиләре Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәшә һәм яу кырыннан яраланып кайта. Күп балалы гаиләгә тормыш итүләре бик авыр була. Әмма ул буын кешеләре зарланмыйлар, алар бала чактан ук кыенлыкларны җиңәргә өйрәнеп, басу-кырларда өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә эшләп, хезмәт, икмәк тәмен татып үсәләр.
Минебәян авыл мәктәбендә җиде сыйныф белем ала, яшьтән үк тырыш, эшчән була, дин сабакларын да кечкенәдән үзләштерә.
Үсә төшкәч иптәш кызлары белән торф чыгаруда катнаша. 1956 елда Кызыл Тау авылы егете Минхафиз Зәйдуллин белән гаилә коралар. Яшь гаилә бәхет эзләп Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәренә юл тота. Минебәян анда төзелештә хезмәт куя.
Бераз акча туплагач, алар кире туган авылларына кайталар, йорт җиткезәләр. Гаиләдә бер-бер артлы алты бала дөньяга аваз сала. Тормыш иптәше колхозда балта остасы, төзелеш бригадасында эшләсә, ә гаилә хуҗабикәсе җилкәсенә колхозда чөгендер эшкәртү, төле эшләрне башкару белән беррәттән, балалар тәрбияләү, йорт тутырып мал-туар асрау кебек хуҗалык эшләре дә өстәлә. Ир белән хатын балаларын да үз үрнәкләрендә эш сөючән, тырыш, игелекле итеп тәрбияләп үстерәләр. Тик картлык көннәренә кадәр парлашып дөнья көтәргә язмаган була шул. Тормыш иптәшенең вафатыннан соң инде 33 ел вакыт узган. Ачы бала югалту хәсрәтен дә Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорап күтәрә Минебәян Сөнгатулла кызы.
Әбекәй бүген җиде оныгына һәм җиде оныкчыгына сөенеп, аларга хәер-догада булып, бәхет теләп, якыннарының йөрәк җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә матур картлык кичереп яши.
Тантана сәбәпчесен истәлекле туган көне белән рәсми кунак – район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов тәбрикләде. Аңа район, республика, ил файдасына куйган фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек теләп, чәчәк бәйләме, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды.
Котлауларга Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Җәмил Сөләйманов та кушылды, ветеранга күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерде.
Нет комментариев