Түбән Савруш авылында яшәүче Елизавета Синдимировага 95 яшь тулды.
Ветеранны юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов котлады.
– Хөрмәтле Елизавета Александровна, район җитәкчелеге исеменнән сезне истәлекле юбилеегыз белән котлыйм, – диде ул. – Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәвегезне телим.
Алексей Тимирясов Россия Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкиленә юллаган котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме һәм район исеменнән бүләк тапшырды.
Юбилярны туксан биш яшьлек юбилее белән Савруш авыл җирлеге башлыгы Илнур Сафин да котлады.
Елизавета Александровна Иске Савруш авылында туып үскән. Авыл хатын-кызының тормышы җиңелләрдән булмаган. Бала чактан ук кырда эшләгәннәр, икмәк суктырырга, башка колхоз эшләрен башкарырга ярдәм иткәннәр.
Күрше авылга кияүгә чыккан. Тормыш иптәше Степан Николаевич белән алты бала үстергәннәр, 60 елдан артык иңгә-иң куеп яшәгәннәр. Күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары – әбекәйнең нәсел дәвамчылары. Хезмәт ветераны күп еллар фермада савымчы, бозау караучы булып эшләгән, гектарлаган чөгендер эшкәрткән. Гомере буе җиң сызганып, фидакарь хезмәт куйган.
Нет комментариев