Һөнәргә мәхәббәт белән: Аксубайда укытучыларны һәм тәрбиячеләрне котладылар
Соңгы яңалыклар

Һөнәргә мәхәббәт белән: Аксубайда укытучыларны һәм тәрбиячеләрне котладылар

Район мәдәният йортында Укытучылар көненә һәм Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә узды.

Бу көнне бер түбә астында мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары җыелды. Алар адресына иң җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр җиткерелде.

Җыелучыларны район башлыгы Алмаз Мингулов котлады.

– Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм балаларга булган мәхәббәтегез ихлас рәхмәт хисләре уята. Сез яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйныйсыз, аларның киләчәге сездән тора, – диде ул.

Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, район мәктәпләре һәм балалар бакчалары алга таба зур адымнар ясады. Мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын яңарту буенча зур эшләр башкарыла. Кәкре Күл урта мәктәбенә һәм «Кояшкай» балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Берничә мәктәп табигый-фәнни цикл кабинетлары белән җиһазландырылды, агротехнологик сыйныф ачу кысаларында заманча цифрлы лабораторияләр барлыкка килде. Бу бары тик ремонт һәм җиһазлар гына түгел, ә балалар өчен сынап карау, тикшерү һәм җиңү мөмкинлекләре дә.

Алмаз Мингулов яшь педагогларны яклау системасын үстерүдәге казанышлар турында да сөйләде. «Безнең яңа тәрбияче» номинациясе буенча акчалата бүләккә «Буратино» балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Әдилә Мәзгутова лаек булды. «Безнең яңа укытучы» номинациясендә Иске Ильдеряк мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Надежда Шустова җиңүче дип табылды. Шулай ук физика-математика, химия-биология һәм IT-юнәлешләрен үстерүдәге уңышларга да тукталды. Татарстан Республикасы бюджетыннан «Ясалма интеллект буенча түгәрәк җитәкчесе-педагог» гранты буенча республика конкурсы сайлап алуы нәтиҗәләре буенча өч педагог җиңүче булды. «Физмат-алга китеш» һәм «Хим-алга китеш» конкурслары нәтиҗәләре буенча дүрт укучы, дүрт педагог һәм бер мәктәп акчалата бүләк алды.

Алмаз Мингулов педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Сезнең тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз – бүгенге һәм киләчәк уңышларның нигезе, – диде ул.

Бу көнне лаеклы бүләкләр үз ияләрен тапты.

– Балаларга бүләк иткән изге хезмәтегез, аңлавыгыз һәм зирәклегегез өчен рәхмәт, – дигән сүзләр яңгырады сәхнәдән, бүләкләү тантанасын ачканда.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен район башлыгы Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1нче урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Илона Альметкинага, Аксубай 2нче мәктәбенең тарих укытучысы Геннадий Горбуновка «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» билгеләрен тапшырды.

Иске Үзи урта мәктәбе директоры Любовь Гаврилованы, Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Крайнованы, Савгач урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталия Моисееваны, Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Чубурованы Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен «ТР Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесен Яңа Ибрай урта мәктәбенең физика һәм физик культура укытучысы Шамил Мотыйгуллин алды; «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен Аксубай 3нче урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Зилә Билалова, Савгач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Надежда Карпухина, Аксубай 2нче урта мәктәбе директоры Энҗе Туктарова, Иске Ибрай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Хәйруллина, мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин алды.

Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Мактаулы остаз» билгесенә түбәндәге мөгаллимнәр лаек булды: Аксубай 3нче мәктәбенең биология укытучысы Татьяна Дәүләтшина, Савгач урта мәктәбенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләрен оештыру фәне укытучысы Анатолий Охотников, Иске Үзи урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Охотникова, Яңа Аксубай башлангыч мәктәбе тәрбиячесе Валентина Чентаева, Шәрбән башлангыч мәктәбе директоры Альфред Шакиров, Аксубай 3нче урта мәктәбенең физика укытучысы Наталья Купорова, Иске Ибрай урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Руфия Ярмөхәммәтова, Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Анастасия Чернышева.

Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесенә Яңа Дума мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Лилия Абрарова, Карасу мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Розалия Габделвәлиева, Иске Кыязлы мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Алсу Гыйльметдинова, Сөнчәле урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Луиза Мошкова, Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче мәктәбенең туган тел укытучысы Гөлнур Сәгыйтова, Емелькино урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Анна Яковлева лаек булды.

Үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм мәгариф системасына керткән зур өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район җитәкчесе Алмаз Мингулов Иске Кыязлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Әхмәтҗановага, мәгариф бүлеге методисты Фәндәс Вәлиуллинга, Түбән Баланда башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Илсөя Галләмовага, Яңа Үзи төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Гамировага, «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Казаковага, Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче мәктәбенең физик культура укытучысы Сәяр Кәлимуллинга, Аксубай 3нче урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Галина Красновага, «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Маслаковага, Савгач балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Никифоровага, Аксубай 2нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Пайдаркинага, мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтерия икътисад бүлеге җитәкчесе Оксана Сухаревага, Аксубай 3нче мәктәбенең физик культура укытучысы Михаил Федоровка, Емелькино урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ирина Шиһаповага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Бәйрәм якты, матур атмосферада узды, зал алкышлар, шатлык хисләре белән тулды. «Кояшкай», «Буратино» һәм «Радуга» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сәхнәнең чын бизәге булды. Балалар тамашачыларга чуваш җырын, татар биюен һәм тәрбиячеләре турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр бүләк иттеләр. Шулай ук мәктәп укучылары һәм балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр.

Республика программасы кысаларында Иске Ильдеряк урта мәктәбе директоры Любовь Маркитановага яңа мәктәп автобусы ачкычын тапшыру район мәгариф системасы өчен күңелле бүләк булды.

Бәйрәмдә БДИ нәтиҗәләренә аерым игътибар бирелде. 2026 елда югары баллар алган чыгарылыш укучыларын әзерләгән өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов Аксубай 2нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флера Вафинага, Аксубай 3нче мәктәбенең чит тел укытучысы Надежда Рябовага, Аксубай 3нче мәктәбенең информатика укытучысы Вячеслав Миронкинга, 3нче Аксубай мәктәбенең математика укытучысы Марина Пикмулинага, 3нче Аксубай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Әхмәтҗановага, 3нче Аксубай мәктәбенең физика укытучысы Наталья Купоровага, 3нче Аксубай мәктәбенең химия укытучысы Зинаида Козловага, Иске Ильдеряк урта мәктәбенең биология укытучысы Любовь Маркитановага, Иске Ильдеряк урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Нырова, Иске Ильдеряк урта мәктәбенең химия укытучысы Елена Зольниковага, Иске Тимошкино урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Надежда Николаевага, Иске Тимошкино урта мәктәбенең информатика укытучысы Светлана Мелентьевага, Иске Тимошкино урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Красильниковага, Иске Үзи урта мәктәбенең химия укытучысы Ирина Матвеевага Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Гомуми хезмәт стажы 139 ел тәшкил иткән Красильниковларның педагогик династиясен хөрмәтләү дулкынландыргыч вакыйга булды. Династиягә нигез салучылар, аларның улы һәм килене Иске Тимошкино мәктәбендә балаларга белем бирүне дәвам итәләр, һөнәргә мәхәббәтне буыннардан-буыннарга тапшыралар.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Үсеп килүче буынны укытуга һәм тәрбияләүгә керткән зур өлешләре өчен һәм Мәктәпкәчә белем елы уңаеннан мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын ул «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Айгөл Мишинага, «Буратино» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы мөдире Гыйлемдар Мингалиевка, «Радуга» балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гайфуллинага, «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире Алевтина Гавриловага, «Рябинка» Мюд балалар бакчасы мөдире Елена Кустеневага, Савгач балалар бакчасы мөдире Алевтина Ивановага, Иске Ильдеряк балалар бакчасы мөдире Екатерина Шишковага, Иске Кармәт балалар бакчасы мөдире Светлана Маслаковага, «Солнышко» Иске Тимошкино балалар бакчасы мөдире Светлана Погодкинага, «Рябинушка» Иске Үзи балалар бакчасы мөдире Любовь Питимировага, «Буратино» балалар бакчасының комплекслы хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хезмәткәре Николай Сидоровка тапшырды.

Чараның йомгаклау өлешендә хезмәт ветераннары – укытучыларга карата тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Бәйрәмнең иң яшь катнашучылары үз чыгышларын аларга багышладылар, чәчәкләр тапшырып, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

– Укучыларыгызга бүләк иткән җылылык һәм мәхәббәтегез үзегезгә йөзләтә мәртәбә булып кайтсын, – дигән теләкләр белән тәмамланды бәйрәм.


Нет комментариев