Аксубай районында гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләре узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләре узды

Өч көн дәвамында район территориясендә «Россия Федерациясендә хәзерге шартларда гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару» темасына штаб күнегүләре узды.

Күнегүләр барышында идарә органнары үзара хезмәттәшлек мәсьәләләрен эшләделәр һәм үзләренең эшкә әзер булуларын расладылар. Җитәкчеләр һәм вазифаи затлар хәлне бәяләргә, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча эшләрне оештырырга өйрәнделәр. Муниципаль хәбәрдар итү системаларының эшкә сәләтлелеге тикшерелде.

Фото из архива редакции

Практик гамәлләргә аерым игътибар бирелде:

  • районның гражданнар оборонасы штабы һәм эвакуация комиссиясе Башкарма комитет бинасының подвалында урнашты;
  • Аксубай 3нче урта мәктәбе базасында 1нче номерлы кабул итү-эвакуация пункты җәелдерелде;
  • Яңа Ибрай авылында эвакуацияләнүче халыкны ташу өчен транспорт җәлеп итеп, төшү пункты оештырылды.

Коткаручылар шартлы дошман тарафыннан «Татавтодор» АҖ бинасына заманча һөҗүм чараларын кулланып һава һөҗүме ясалу һәм аның җимерелүе турындагы күнегү биремне эшләделәр.

Фото: Ирина Гордеева

Күнегүләр барган көннәрдә мәктәпләрдә Гражданнар оборонасы көненә багышланган тематик дәресләр узды.

Аксубай 2нче урта мәктәбендә укучылар өчен киңәйтелгән дәрес үткәрелде, анда «Игътибар барыгызга да!» сигналы буенча гамәлләр тәртибе һәм коллектив саклану чараларын куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасының Аксубай звеносы идарә органнары һәм көчләре куелган бурычларны үтәделәр.


Нет комментариев