Аксубай призывниклары ГТО нормативларын тапшырдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай призывниклары ГТО нормативларын тапшырдылар

Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне кысаларында быел көзен армия сафларына басачак егетләр командасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар.

Чара тантаналы төзелештән башланды. Аннан соң хәрби хезмәткә чакырылучылар бердәмлек һәм йөкләнешкә әзерлекне күрсәтеп, дистанциягә йөгерделәр.

Аннары Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары урынбасары Радик Әмиров булачак солдатлар белән физкультминут оештырды. Аның җитәкчелегендә егетләр төрле спорт күнегүләре башкардылар.

ГТО нормативларын тапшыру йөгерү белән дәвам итте. Егетләр мәйдан буйлап төркемләп узыштылар, максималь тизлек күрсәттләр. Программаның җиңел атлетика өлеше Аксубай урамнары буйлап узган 1 километр старт белән тәмамланды. Йөгерү дисциплиналарыннан соң призывниклар турникта көч күнегүләрен үтәүгә күчтеләр.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучыларның күбесе армия хезмәтенә аңлы рәвештә бара. Бүгенге нәтиҗәләргә караганда егетләр ГТО тапшыру билгеләре белән хезмәт итәргә китәчәкләр. Бу шәхси горурлык кына түгел, ә яшь көрәшче курсын узу һәм алга таба хезмәт итү өчен дә зур база булып хезмәт итәчәк.

 


Нет комментариев