Бу көннәрдә район кырларында чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртү буенча эшләр алып барыла.
Уңыш язмышы бәйле булган мөһим агрочараларның берсе – чәчүлекләрне карау. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 20 июньгә оператив мәгълүматлары буенча, саклагыч процедуралар планлаштырылган мәйданның 78 процентында үткәрелгән. Көн саен үсемлекләрне саклау буенча агрочаралар 1 200 гектар мәйданда үткәрелә.
Корткычларга каршы инсектицидлар белән 41 700 гектардан артык (67 процент), фунгицидлар – авыруларга каршы препаратлар белән 45 мең гектардан артык (планга карата 73 процент) эшкәртелгән. Бөртекле культураларны яфрак аша тукландыру 34 500 гектардан артык мәйданда башкарылган (117 процент).
Нет комментариев