Аксубай районы мәктәпләрендә балаларны яклау көненә багышланган чаралар уза
Яңалыклар

Аксубай районы мәктәпләрендә балаларны яклау көненә багышланган чаралар уза

Алар төрле.

Кайбер белем бирү учреждениеләрендә спорт чаралары оештырыла, кайдадыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен, өченчеләрендә җирлектә ориентлашырга, ә башкаларында сулыкларда үз-үзңне тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр. Виталий Тимирясов исемендәге урта мәктәптә 3 нче сыйныф укучылары белән “Сулыш органнарын саклауның төп чаралары” темасына чара узды.
Укучыларга гадәттән тыш хәлләр вакытында саклану чаралары һәм төрләре күрсәтелде.
– Балаларга көтелмәгән шартларда, янгында яки башка һәлакәтләрдә ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырга кирәк, – дип саный гомуми белем бирү учреждениесе педагоглары.
Теоретик өлештән соң мәктәп укучылары белән сулыш органнарын саклауның элементар чараларын куллану буенча практик күнегүләр үткәрделәр.


Нет комментариев