Районда барлык муниципаль хезмәтләр катнашында штаб өйрәнүләре узды.
Чара террорчылык куркынычының «сары» дәрәҗәсе билгеләнгәндә террорчылыкка каршы комиссия гамәлләрен камилләштерүгә юнәлдерелде.
Өйрәнүләр сценарие буенча, шартлы мишень «Дельфин» йөзү бассейны булды. Хезмәтләр террор куркынычы янаган очракта үзара хезмәттәшлек алгоритмнарын һәм карарлар кабул итү тизлеген тикшерергә тиеш иде. Барлык ведомство вәкилләре куркынычны булдырмау һәм аның мөмкин булган нәтиҗәләрен киметү буенча күрелгән чаралар турында хисап тоттылар.
Терроризмга каршы комиссия карары нигезендә, катнашучылар «Террор куркынычы дәрәҗәләре билгеләнгәндә гамәлләр планы»н кулландылар. Сценарий кысаларында һәр хезмәт әзерләнүче җинаятьне булдырмауга юнәлдерелгән беренче чираттагы чараларны документаль рәвештә эшләде.
Өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча гамәлләргә гомуми бәя канәгатьләнерлек дип табылды.
– Безнең дошманнар эчке тотрыклылыкны какшату өчен теләсә нинди деструктив чаралар кулланалар, – дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев. – Мондый күнегүләрне үткәрү җаваплы хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен камилләштерү өчен кирәк.
Комиссия мәктәпләр базасында практик күнегүләр үткәрергә тәкъдим итте. Район хезмәтләре алдына мөмкин булган террор куркынычларын кисәтүгә даими әзерлекне саклау бурычы куелды.
Нет комментариев