Аксубай физик культура һәм спорт хәрәкәте ветераны район башлыгы бүләгенә лаек булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай физик культура һәм спорт хәрәкәте ветераны район башлыгы бүләгенә лаек булды

Район Советының утырышлар залында атналык планерка кысаларында тантаналы чара узды.

Район башлыгы Алмаз Мингулов физик культура һәм спорт хәрәкәте ветераны Лидия Горбунованы юбилее белән котлады. Күпьеллык хезмәте, спортны үстерүдәге һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудагы актив эшчәнлеге өчен муниципаль район җитәкчесе аңа Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты һәм чәчәкләр тапшырды.

Җавап сүзендә Лидия Васильевна җитәкчелеккә өлкән буын кешеләренә игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдерде һәм планеркада катнашучылар белән үзенең төп серен уртаклашты:

– Мин гомер буе хәрәкәттә. Озак яшәр һәм зирәк акылны саклар өчен йөгерергә, күбрәк йөрергә кирәк. Бу – сәламәтлеккә һәм актив озын гомергә илтүче иң ышанычлы юл.


Нет комментариев