Республика турнирында бронза яуладылар
Соңгы яңалыклар

Республика турнирында бронза яуладылар

Спорт мәктәбе командасы Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына көрәш буенча узган республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады.

Турнир Актанышта узды, анда 2010-2012 елгы яшүсмерләр катнашты.

Җиңү өчен республиканың төрле почмакларыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән 60 команда составында 425 спортчы көч сынашты.

36 килограмм авырлык категориясендә Зөлфәт Җамалетдинов өченче урынны яулады. Рәфис Гайнетдинов, Данис Сөнгатуллин һәм Илнур Сабитов та район намусын лаеклы якладылар.

 


Нет комментариев