Аксубай район Советы утырышында сайлау нәтиҗәләре ясалды
Соңгы яңалыклар

Аксубай район Советы утырышында сайлау нәтиҗәләре ясалды

Район Советында Аксубай муниципаль районы Советының X утырышы булды.

Россия Федерациясе Федераль Җыенының тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре турында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталия Сорокина чыгыш ясады.

Утырышны йомгаклап, район башлыгы Алмаз Мингулов районда сайлау кампаниясен оештыруда катнашкан һәркемгә яхшы эшләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 


Нет комментариев