«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә кулинария түгәрәгенең чираттагы дәресе узды.
Бу юлы мастер-классның темасы традицион көзге ризык — алма бәлеше пешерү булды. Остаз җитәкчелегендә чарада катнашучылар эчлек өчен җимешләрне дөрес итеп әзерләргә, камыр басарга һәм пешерү процессын күзәтергә өйрәнделәр. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә бик тәмле һәм кабарып торган алма бәлеше килеп чыкты, аны балалар чәй табыны артында зур теләк белән авыз иттеләр. Бу дәрес мөмкинлекләре чикле яшьләргә күп кенә уңай эмоцияләр бүләк итү белән беррәттән, көнкүрештә кирәкле файдалы күнекмәләр дә бирде.
Остаханә эше «Абсолют-Помощь» хәйрия фондының грант ярдәме аркасында гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев