Татарстанда 7 октябрьдә планлы тикшерү кысаларында сиреналар яңгыраячак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 7 октябрьдә планлы тикшерү кысаларында сиреналар яңгыраячак

Татарстанда 7 октябрьдә халыкны хәбәрдар итү системасын планлы тикшерү узачак.

Белгечләр җиһазларның төзеклеген һәм җаваплы вазифаи затларның гамәлләрен бәяләячәкләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсеннән «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, тикшерү республика дәрәҗәсендә сәгать 10:40та башлана. 10:44тә алар муниципаль дәрәҗәдә кабызылачак. Моннан тыш, 10:43тә теле- һәм радиоканаллар сөйләм хәбәрен тапшыру өчен тотылачак.

Республика халкына сабырлык сакларга киңәш ителә — тикшерү планлы характерда.

Әгәр билгеләнгән вакытта берәр районда яки торак пунктта сирена яңгырамаса, бу хакта өстәмә рәвештә беркая да хәбәр итәргә кирәкми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аңлатуларынча, Татарстанда хәбәр итү системасы 1980 елларда ук булдырылган. Шуннан бирле яңа торак кварталлар һәм җиһазлар булмаска мөмкин территорияләр барлыкка килде. Мондый зоналар белгечләргә инде билгеле.

 


Нет комментариев