Аксубай районыннан 56нчы гуманитар ярдәм йөген якташларга илтеп тапшырдылар
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Аксубай районыннан 56нчы гуманитар ярдәм йөген якташларга илтеп тапшырдылар

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар үзәге тарафыннан озатылган 56нчы гуманитар йөкне илтүчеләр махсус хәрби операция зонасыннан әйләнеп кайттылар.

Бу юлы да Александр Убейкин, Андрей Золин, Илшат Минсафин, Алексей Петрянкин һәм Роман Сулейманкин гуманитар миссияне уңышлы башкарып чыктылар.

Юл бик куркыныч – дошман күзәтүе астында булган, бәхеткә, волонтерлар өчен барысы да имин тәмамланган.Бу юлы җыелган ярдәмнең гомуми бәясе 760 277 сум тәшкил иткән, ә йөкнең авырлыгы 1300 килограммнан арткан.

волонтерлар архивыннан фото

12 сугышчыга ярдәм күрсәтелгән, район исеменнән 12 посылка (һәркайсы 8 900 сумлык) тапшырылган. Алар белән бергә позицияләрдә сугышкан якташларыбызның хәрби иптәшләренә өстәмә ике посылка җибәрелде. Моннан тыш, сугышчыларга туганнарыннан 42 шәхси посылка тапшырылды.
Йөкнең техник һәм тактик өлеше бу юлы да саллы булып чыкты:

  • • Гомуми бәясе 88 000 сумлык өч генератор;
  • • Эретеп ябыштыру аппараты – 62 000 сум;
  • • Компрессор – 34 000 сум;
  • • Монитор — 31 853 сум;
  • • Өзлексез электр белән тәэмин итү чыганагы (ИБП) — 27 924 сум;
  • • Хәрәкәтчәнлекне арттыру өчен «Бабай» позывнойлы сугышчыга мотоцикл.

Солдатларга саклану өчен түбәндәгеләр тапшырылды:

  • • 14 «леший» костюмы, 9 дронга каршы плащ, 6 җылы костюм;
  • • Гомуми мәйданы 1026 квадрат метр булган 57 яшеренү челтәре, дронга каршы системалар өчен 10 000 эшләнмә – 50 000 сум;
  • • Бензопычкы, оптик җепсел, кабель, розеткалар, вилкалар, фонарьлар — 62 000 сум;
  • • 3 төргәк пленка;
  • • Газ баллончиклары (һәр сугышчыга берәр тартма), махсус заказ һәм зажигалкалар;
  • • Ут сүндергечләр.

Волонтерларыбыз сугышчыларның көнкүреше турында да кайгырталар, аларны тәмле, өй ризыклары белән сөендерергә тырышалар. Якташларга өйдә әзерләнгән ризыклар, лимонад, тозланган ризыклар, кайнатмалар һәм ашлар тапшырылды.

56нчы кәраванның логистикасы 72 000 сумга төшкән.


Нет комментариев