Аксубай районының Кәкре Күл авыл мәдәният йортында өлкән буын өчен кичә узды
Яңалыклар

Аксубай районының Кәкре Күл авыл мәдәният йортында өлкән буын өчен кичә узды

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Кәкре Күл авыл мәдәният йортында алтын яшь вәкилләрен хөрмәтләделәр.

Авыл пенсионерлары өчен мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре бик кызыклы программа әзерләделәр. Алтын яшьтәгеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде.

Бу көнне игътибар үзәгендә авыл пенсионерлары булды. Аларны кызыклы бәйгеләргә һәм уеннарга җәлеп иттеләр, өлкәннәр үзләренең яшьлек җырларын рәхәтләнеп җырладылар һәм борынгы көйләргә биеделәр. Уртак табын артында алар бергәләшеп чәй эчтеләр, күңелле әңгәмәләр кордылар һәм алар хөрмәтенә җылы сүзләр яңгырады. Кичә өйдәгечә бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды. Оештыручыларның музыкаль бүләкләре ветераннарны бик сөендерде.

Фото Кәкре Күл мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев