Аксубай районы Рөстәм Миңнехановтан яңа мәктәп автобусы ачкычын алды
Яңалыклар

Аксубай районы Рөстәм Миңнехановтан яңа мәктәп автобусы ачкычын алды

Казанда республика мәктәпләре укучыларын ташу өчен яңа автобуслар тапшыру тантанасы узды.

– Бүген – Укытучылар көне. Һәм республикада мәгарифне үстерү буенча эшебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнгән яхшы традиция бар. Федераль программа ярдәмендә автопаркыбыз уңайлы мәктәп автобуслары белән тулылана. Бүген без мәктәп маршрутларына тагын 59 транспорт берәмлеге юллыйбыз, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

фото район мәгариф бүлеге архивыннан

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, мәктәп автобуслары паркының яңартылуы, беренче чиратта, балаларны ташу куркынычсызлыгы өчен кирәк.

– Федераль һәм республика хакимиятләренең мәгариф системасын яклавы бик кыйммәт. Чөнки иң мөһиме – балалар исән-сау булсыннар, – диде ведомство җитәкчесе.

Рәсми мәгълүматлар буенча, быел 208,3 миллион сумлык 59 мәктәп автобусы бүлеп бирелгән: шуларның 44е – «ГАЗ» маркалы, 15е – «ПАЗ». Гомумән алганда, 2020 елдан 2025 елга кадәр барлыгы 1,9 миллиард сумнан артык суммага 707 мәктәп автобусы сатып алынган.

Тантаналы чарада Аксубай районы мәгариф бүлеге җитәкчесе  Рәмзия Зайдуллина катнашты. Чара кысаларында ул Иске Ильдеряк мәктәбенә беркетеләчәк яңа мәктәп автобусы ачкычын алды.


Нет комментариев