«Юность» универсаль спорт залында 2014-2015 елгы кызлар арасында баскетбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды.
Турнир «Экстремизмга — юк!» айлыгына багышланды.
Көчле ярышлардан соң турнир призерлары булдылар:
- I урында – 3нче Аксубай урта мәктәбе;
- II урында – Иске Тимошкино мәктәбе;
- III урында – В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе.
Турнирның иң нәтиҗәле уенчылары дип танылдылар:
Иң яхшы уенчы – Дарья Егорова Аксубай 3нче урта мәктәбе;
Иң яхшы һөҗүмче – Софья Вдовина Иске Тимошкино урта мәктәбе;
Иң яхшы сакчы – Юлиана Ижбаторкина В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе.
Нет комментариев