Аксубай талантлары Нурлатта узган фестивальнең зональ этабында уңышлы чыгыш ясадылар
Яңалыклар

Аксубай талантлары Нурлатта узган фестивальнең зональ этабында уңышлы чыгыш ясадылар

Нурлатта Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә кабат бөтен республикадан җырлар һәм музыка яңгырады.

«Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зональ этабы республиканың Кама аръягы зонасына керүче биш районнан 290нан артык катнашучыны җыйды.

Аксубай районыннан берьюлы биш иҗат коллективы катнашты. Район мәдәният йортының җыр коллективлары – «Раздолье», «Оляпка» рус җыры ансамбле һәм Марина Царегородцева җитәкчелегендәге «Соловушка» үрнәк ансамбле тамашачыларны җанлы халык көйләре белән сөендерделәр. Балалар сәнгать мәктәбенең яшь биючеләре дә осталыкта аларга бирешмәделәр. «Талисман» һәм «Фантазия» хореография ансамбльләре педагоглар Майя Макарова, Әдилә Яруллина, Римма Рыбина һәм Руфина Сафиуллина тырышлыгы белән әзерләнгән дәртле биюләр тәкъдим иттеләр.

Артистларыбызның чыгышлары фестивальнең күпмилләтле палитрасына бик тә туры килде. Аксубайлылар үзләренең иҗади потенциалларының бик югары булуын һәм сәхнә осталыкларының иң югары бәягә лаек икәнлеген тагын бер кат исбатладылар.


Нет комментариев