Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Интеллектуаллар ярышты

1999 елда туган һәм яшьрәк кызлар һәм егетләр арасында шашка буенча Аксубай районы беренчелегенә үткәрелгән көч сынашуларда әлеге интеллектуаль уенны яратучыларның яңа исемнәре билгеле булды. Беренчелектә Иске Ильдеряк, Савгач, Шәрбән, Иске Кармәт, 3 нче Аксубай мәктәпләре командалары һәм 2 нче мәктәптән ике команда катнашты. Савгач мәктәбе командасы (тренер - Анатолий...

1999 елда туган һәм яшьрәк кызлар һәм егетләр арасында шашка буенча Аксубай районы беренчелегенә үткәрелгән көч сынашуларда әлеге интеллектуаль уенны яратучыларның яңа исемнәре билгеле булды.

Беренчелектә Иске Ильдеряк, Савгач, Шәрбән, Иске Кармәт, 3 нче Аксубай мәктәпләре командалары һәм 2 нче мәктәптән ике команда катнашты.

Савгач мәктәбе командасы (тренер - Анатолий Охотников) 17,5 очко туплап, команда беренчелеге җиңүчесе булды. Аксубайның 2 нче мәктәп командасы (тренер - Анатолий Горбунов) 17 очко туплап икенчелекне яулады. Өченче урында 14 очко туплаган Шәрбән төп мәктәбе командасы (тренер - Айрат Гайнуллин).

2 нче мәктәптән Игорь Белов яшүсмерләр арасындагы шәхси беренчелектә җиңүгә иреште. Икенче урында - Шәрбән мәктәбеннән - Нурислам Галлямов, өченчедә Савгач мәктәбеннән Данил Андреев.

Кызлар арасында Савгач мәктәбеннән Кристина Васильева беренче урынны алды. 2 нче мәктәптән Юлия Муртазина - икенче, 3 нче мәктәптән Юлия Турлукова һәм Шәрбән мәктәбеннән Зөһрә Сәгыйрова өченче урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев