Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев үз тавышын
Аксубайның 2нче мәктәбе бинасындагы 573нче сайлау участогында бирде
–Тавыш бирү – ул безнең гражданлык бурычы һәм хакимияткә йогынты ясау, аңа үз өметләребезне җиткерү мөмкинлеге, – дип билгеләп үтте дин әһеле. – Икенче яктан, чиркәү сайлауларга фатиха бирә һәм аларга зур уңай мөнәсәбәт күрсәтә. Изге Патриарх Кирилл сайлау участогына беренчеләрдән булып килде, руханилар тавыш бирде. Бу һәр кешенең хокукы һәм җаваплылыгы.
Александр атакай сайлауларда катнашуга беркемне дә мәҗбүр итмәүләрен, ләкин бүгенге катлаулы һәм җаваплы вакытта, Ватан язмышы хәл ителгәндә, без уртак максат тирәсендә берләшергә тиеш булуыбызны билгеләп үтте. Без үз активлыгыбызны күрсәтергә һәм читтә калмаска бурычлы. Чиркәү нәкъ менә шундый активлыкка, дәүләт тормышында катнашырга чакыра.
– Күпләр бернәрсә дә аларга бәйле түгел дип саный, – дип ассызыклады район благочинные. –Ләкин һәр кеше стенадагы кирпеч шикелле: аерым-аерым ул кечкенә булып күренә, ә алар бергәләп бөтен конструкцияне тотып торалар. Һәр тавышның үз әһәмияте бар.
Нет комментариев