Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе командасы волейбол буенча Татарстан мәктәп укучылары лигасының зональ этабында көмеш яулады.
Ярышлар Яңа Чишмәдә узды, беренчелек өчен республиканың төрле районнарыннан ун мәктәп командасы көч сынашты. Физкультура укытучылары Валерий Павлов һәм Сәяр Калимуллин тәрбияләнүчеләре шәп команда уенын, спорт күнекмәләрен күрсәттеләр. Югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән үзләренә икенче урынны тәэмин иттеләр.
Нет комментариев