Район вәкилләре Нурлат шәһәрендә Социалистик хезмәт герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә уздырылган билбау көрәше буенча республика ярышларында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Ярышларга 2010-2012 елларда туган спортчылар җыелды. Көрәш келәмендә республиканың 18 районыннан 200 дән артык көрәшче бил алышты.
Аксубай спортчылары Ярослав Плаксимов һәм Зөлфат Җамалетдинов үз авырлык үлчәмендә бронза призерлар булдылар.
Спортчыларны ярышларга тренерлар Илһам Камалов, Аркадий Детков һәм Җәмил Сәйфуллин әзерләде.
Нет комментариев