Аксубай чаңгычылары Чирмешән чаңгы юлында көч сынаштылар
Спорт

Аксубай чаңгычылары Чирмешән чаңгы юлында көч сынаштылар

Район спортчылары Чирмешән районында узган “Өч нарат” чаңгы ярышларында зур уңышлар белән катнаштылар

Ярышларда Татарстан районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән 150 дән артык чаңгычы катнашты.

Безнең чаңгычылар күпсанлы призлы медальләр яуладылар.

Үз яшь төркемнәре ярышларында Сәйдә Сәйфуллина, Райнур Гатауллин, Сәет Кадыйров, Егор Евлампьев, спорт ветераннары Владимир Кожеманов һәм Леонид Воркунов җиңү яуладылар. Абсолют җиңүче дип Рәмис Бикушев танылды (10 километр дистанция). Наилә Мәхмүтова һәм Зоя Шихранова икенче булдылар. Өченче призлы урыннарны үз яшь төркемнәре спортчылары арасындагы узышларда Адилә Минвәлиева, Зәйнәп Латыйпова, Чулпан Батдалова һәм Илья Козлов яулады. Дүртенче күрсәткеч Мансур Сәхәбетдиновта.

Фото: Мансур Сәхәбетдинов архивыннан.


Нет комментариев