Ватанны саклау – изге эш
Соңгы яңалыклар

Ватанны саклау – изге эш

Бүген Хәрби дан мемориалында армиягә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына беренче озату булды

Иртәнге сәгать биштә якты һәм кояшлы иде, Ленин паркында кошлар сәламләп чөкердәште. Бу язмышны хәл итә торган иртә егетләр хәтерендә гомерлеккә истә калачак. Аларны армиягә озатырга иң якын кешеләре – әти-әниләре, туганнары, дуслары, сөйгәннәре, шулай ук район җитәкчелеге, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре җыелды.

Традиция буенча егетләр Мәңгелек ут янында сафка тезелеп бастылар.

Китүчеләр төркемендә – Ерепкинодан Сергей Антипов, Түбән Баландадан Николай Атаманов, Иске Кармәттән Александр Кузьмин, Яңа Думадан Алмаз Сабиров, Иске Тимошкинодан Николай Пименов һәм аксубайлы Вениамин Сидоров.

Митингны район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев ачты.

– Хәрби хезмәткә чакырылучы көнендә әйтелгәнчә, сез хәрби фәнне өйрәнергә барасыз. Аны уңышлы үзләштерү, Ватанның чын сакчысы булу өчен, сездән түземлек, ихтыяр көче һәм Ватанга файда китерү теләге таләп ителә. Сезнең барысы да килеп чыгачак һәм бер елдан сез өйгә көчле ир-егетләр булып кайтачаксыз. Сынатмаячагыгызга ышанабыз.

Армиягә чакырылучыларга «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасының чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов мөрәҗәгать итте.

– Әтиләрегез, абыйларыгыз кебек намус белән һәм лаеклы хезмәт итегез, – диде ул.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин да егетләргә үгет- нәсыйхәтләрен җиткерде.

Станислав Зайцев һәр чакырылучыга өйдәгеләр белән элемтәне өзмәс өчен районнан бүләк – кәрәзле телефон тапшырды.

Автобуска утырыр алдыннан тантананы алып баручы Борис Ильин егетләр белән кыска әңгәмә оештырды. Аның рәсми булмаган шартларда аралашу мизгеле аерылышу сагышын таратты, катнашучыларның кәефен күтәрде, аларны җанландырды. Ул микрофоннан һәр алты егеткә дә мөрәҗәгать итеп, исемнәрен әйтүләрен сорады, яшь кешенең армиядә хезмәт итүдән нәрсә көтүен, киләчәккә планнары турында сорашты. Егетләр үз фикерләре белән ихластан уртаклаштылар, җыелучылар көчле алкышладылар. Әгәр җавапларны гомумиләштерсәк, алар үз киләчәкләрен якты һәм перспективалы итеп күрәләр: армия, шатланып кайту, эш, гаилә, тулы һәм кызыклы тормыш.


Нет комментариев