Ватан Геройларына багышланган кичә
Соңгы яңалыклар

Ватан Геройларына багышланган кичә

Район мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган «Батырлык гасырларга калачак» дип аталган бәйрәм кичәсе узды.

«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре, район  волонтерлары, кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булдылар. Мәдәният йорты фойесында Наилә Крайнова җитәкчелегендә «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле катнашучылары хәрби марш көйләрен уйнадылар, күргәзмәләр эшләде. Туган як музее  махсус хәрби операция үткәрү зонасында һәлак булган сугышчыларга багышланган “Безнең заман геройлары” күргәзмәсен тәкъдим итте. Биредә шулай ук хәрби бәрелешләр зонасыннан кайткан экспонатлар да бар иде. 

Балалар сәнгать мәктәбе «Ватан Геройларын данлыйбыз» дип аталган рәсемнәр күргәзмәсен тәкъдим итте. Рәсем сәнгате бүлегендә тәрбияләнүчеләр рәсем ясау буенча осталык дәресе күрсәттеләр. 

Шулай ук укучылар махсус хәрби операция зонасында булган солдатларга якынлашып килүче яңа ел белән  тәбрикләү хат-открыткалар әзерләделәр. 

Яшь армиячеләр тантана кунакларына автоматны сүтү һәм җыю буенча осталыкларын күрсәттеләр. Кәкре Күл урта мәктәбе Советлар Союзы Герое Григории Романов турындагы күргәзмәне тәкъдир итте. «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр иҗтимагый оешмасы катнашучылары үзләренең  казанышлары белән таныштырдылар. Район волонтерлары яшеренү челтәре үрделәр – аңа теләгән һәркем үз өлешен кертә алды. Биредә үк  волонтер хатын-кызлар сугышчылар өчен теккән әзер әйберләр дә тәкъдим ителде.  

Тамаша залында буш урыннар юк иде. Кичәдә катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте. 

– Ватан Геройлары көне – исемнәре батырлык һәм каһарманлык тасвирламасына мәңгегә язылган кешеләргә тирән ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү билгесе, – диде ул. – Сугыш кырында үзен күрсәткән кешеләргә генә түгел, тыныч тормышта батырлык кылган кешеләргә карата да. 

Сугышчыларның махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары турында сөйләгәндә, Алмаз Мингулов кыска вакытлы ялга кайткан якташларны тәкъдим итте. Зал геройларга аягүрә басып кул чапты. Чыгыш ясаучы шулай ук район волонтерларының, район кешеләренең, оешмаларның, предприятиеләрнең махсус хәрби операция кысаларында неонацистларга каршы көрәшүче якташларга ярдәм итү эшен дә билгеләп үтте. Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм җыюда актив гражданлык позициясе һәм шәхсән өлешләре өчен ул бәйрәмгә җыелучыларның көчле алкышлары астында район волонтерлары Татьяна Лодоркинага, Галина Мальковага, Надежда Сулбаевага, Рәмзия Сөнгатуллинага, Валерия Сидоркинага, Гөлүсә Нургалиевага, Галина Никитинага, Александра Лаврентьевага, Линар Мингалиевка, Роман Сулеймановка, Рәис Хөсәеновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Волонтерларлар – сез сугышчылар өчен ышанычлы тыл, сез чын геройлар, сезнең энтузиазм илһамландыра һәм берләштерә, – дигән сүзләр яңгырады залда.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән шулай ук Иске Ибрай, Такталы, Иске Тимошкино, Түбән Баланда, Савгач, Иске Чуаш Адәмсуы, Емелькино, Черемушка, Урмандеево, Иске Мокшино, Шәрбән, Иске Савруш, Түбән Савруш авыллары волонтерлары бүләкләнде. Танкчының әбисе Лидия Игнатьевага махсус бүләк тапшырылды.

Мәдәният йорты сәхнәсендә шулай ук хәйрия акциясендә катнашкан оешмалар – спорт мәктәбе, Аксубай техникумы, мәгариф бүлеге, район газ хезмәте, “Татавтодор” филиалы, район хастаханәсе, Чистай электр челтәрләре, изге Феодосий Тотемский чиркәве, мәдәният бүлеге коллективлары да билгеләп үтелде.

Сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәткән өчен 07441нче хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хатларын волонтерлар Анатолий Скворцов, Флен Зәйнуллин һәм Нияз Жиһангиров алды. 

Аудиториянең көчле алкышлары астында Алмаз Мингулов “Россия волонтерлары” медален Валерий Сидоркинга, Станислав Авдеевка, Людмила Даниловага тапшырды. “Мәрхәмәт һәм гуманитар ярдәм өчен” күкрәк билгесе белән Валентина Гурьянова бүләкләнде.

Якты номерлардан төзелгән концерт программасы рәсми котлаулар белән үрелеп барды. Җыелучыларны Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев һәм район мөхтәсибе ярдәмчесе Равил хәзрәт Камалетдинов котладылар. Тамашачылар батырлыкка, Ватанга мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлеккә багышланган бию һәм вокал номерларны карап хозурландылар. Зал игътибарын МХО зонасында һәлак булган якташларның фотосурәтләре төшерелгән видеоролик җәлеп итте. 

Һәлак булган Ватаныбыз геройларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


Нет комментариев