Аксубай районы башлыгы районда яшәүче кыз баланың хыялын тормышка ашырды.
Виктория Григорьева яңа чаңгылар турында күптән хыялланган, чөнки чаңгы базасы аның өеннән ерак түгел урнашкан һәм кыз чаңгыда йөгерүне үзләштерү турында күптән хыяллана. Ул үзенең теләген Кыш бабайга юллаган хатында яза, ә аннары хат көтмәгәндә Аксубай районы Советында теләкләр чыршысында пәйда була.
Район башлыгы Камил Гилманов балачак хыялын тормышка ашыручы игелекле тылсымчы булды.
Ул Викториядә кунакта булды һәм аңа чаңгы комплекты һәм татлы бүләк тапшырды. Һәм аның дүрт яшьлек сеңлесе Милананы да игътибарсыз калдырмады, аңа курчак һәм яңа ел күчтәнәче тапшырды.
Балаларның шатлыгы чиксез иде. Алар район башлыгына үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр һәм яңа ел каникуллары планнары белән уртаклаштылар.
–Кыш бабайга хатны беренче тапкыр яздым. Ләкин теләгем үтәләчәген белә идем, – диде Виктория.
– Сезгә, балалар, иң бәхетле яңа ел телим, могҗизаларга ышаныгыз һәм алар, һичшиксез, тормышка ашачак, – дип теләде Камил Камал улы.
Нет комментариев