Татарстанда җирле үзидарә көне: аксубайлылар автомобиль һәм ТР Рәисеннән бүләкләр белән кайттылар
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җирле үзидарә көне: аксубайлылар автомобиль һәм ТР Рәисеннән бүләкләр белән кайттылар

Аксубай районы делегациясе Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган республика тантанасында катнашты.

Бәйрәм белән Муниципаль берәмлекләр вәкилләрен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин котладылар. 

– Законда билгеләнгән вәкаләтләр нигезендә җирле органнар яшьләрне укыту һәм тәрбияләү, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык, торак-коммуналь хуҗалык, юл-транспорт белән тәэмин итү, икътисадны үстерү, кече һәм урта бизнес, инвестицияләр җәлеп итү, җирле тормыш эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы, – дип билгеләп үтте ТР Рәисе. 

Ул муниципалитетларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм күрсәтүдәге ролен ассызыклады. 

– Сезнең күбегез сугышчыларыбызның рухын ныгытып, махсус хәрби операция зонасында даими рәвештә була. Сезгә, шулай ук бизнес-оешма вәкилләренә һәм барлык ваемсыз булмаган татарстанлыларга бу актив позиция өчен рәхмәт, – дип рәхмәт белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук ТР Рәисе муниципалитетларга Россия Федерациясе Президентын сайлауларны оештырганнары һәм уңышлы уздырганнары өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр алдында торган өстенлекле бурычларның берсе итеп җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруны билгеләде. 

Ул сайлап куелган вазыйфаи затларның һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, һөнәри күнекмәләрен камилләштерү, алдынгы тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы муниципаль берәмлекләрне, җитәкчеләрне һәм хезмәткәрләрне конкурс нигезендә бүләкләү буенча күп бурычлар йөкләнгән «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе эшен аерым ассызыклады. 
Республика муниципаль берәмлекләренең иң яхшы вәкилләре ТР Рәисеннән дәүләт бүләкләре алдылар. 

“Фидакарь хезмәт өчен” медаленә Аксубай районы Советы Аппараты җитәкчесе Рәис Галиев лаек булды. 

Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына хезмәт автомобильләренә сертификатлар тапшырды, шуларның берсе Аксубай районына бирелде. 

Фото: ТР МБ Советы Ассоциациясенең https://sovmo.tatarstan.ru/ сайтыннан һәм Аксубай муниципаль районы башлыгының ВК биеннән.

 


Нет комментариев