Соңгы яңалыклар

Татарстанда бозлавык: җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен куркынычсызлык кагыйдәләре

Бозлавык һәм тайгак юллар чорында имгәнүләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы арта. Татарстан халкына урамнарда һәм юлларда сак булырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

  • Таймый торган табанлы аяк киеме сайлагыз.
  • Аякны тулысынча басып, әкрен хәрәкәтләнегез.
  • Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы яки чәнечкеле махсус таяк кулланырга.
  • Егылганда, бәрелү биеклеген киметү өчен, утырырга тырышыгыз.

Егылганнан соң көчле авырту яки баш әйләнү булса, янәшәдәге кешеләрдән ярдәм сорарга, ашыгыч ярдәм чакыртырга яки травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тәҗрибәсез машина йөртүчеләргә катлаулы һава шартларында йөрүдән баш тартырга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

  • Тәгәрмәчләрнең, тормоз системасының һәм яктырткыч җиһазларның торышын тикшерегез.
  • Хәрәкәтне әкрен генә, түбән редукторда һәм аз әйләнештә башлагыз.
  • Куркынычсыз тизлекне саклагыз, аеруча мәктәпләр янында, юл чатларында, күперләрдә, борылышларда һәм төшү юлларында.
  • Машиналар арасындагы ераклыкны арттырыгыз, чөнки тайгак юлда тормоз юлы озынрак була.
  • Кискен маневрлардан һәм тормозга басулардан сакланыгыз.
  • Уң һәм сул тәгәрмәчләр өчен бер үк юл өслекле участокларны сайларга тырышыгыз.
  • Машинаны юлның туры һәм тигез участогында туктатыгыз.

​​​​Фото из архива Татар-информ

Электр белән тәэмин итү, планлы һәм авария хәлендәге өзелүләр, шулай ук ремонт эшләренә заявкалар бирү мәсьәләләре буенча 8 (843) 200-01-52 телефоны буенча «Сетевая компания» АҖенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Матди зыян китергән метеорологик күренешләр турында белешмәләрне «ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ бирә: 8 (843) 293-38-04.

Ашыгыч хәлләрдә 112 бердәм номерына шалтыратыгыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә һәм мобиль, шулай ук шәһәр телефоннарыннан бушлай кабул ителә.


Нет комментариев