Артиллериячеләрнең җавап бирүләрен сорыйлар
Соңгы яңалыклар

Артиллериячеләрнең җавап бирүләрен сорыйлар

«Ватанга хезмәт итәм» район ветераннар иҗтимагый оешмасы яңа – Ракета гаскәрләре һәм артиллерия ветераннары төркеме оештырылуы турында хәбәр итә.

Бу гаскәр төрләрендә хезмәт иткән һәркемне 19 ноябрьдә, ел саен билгеләп үтелә торган Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне уңаеннан оештырылачак тантаналы чарага чакырабыз.

Бәйрәм Аксубай үзәгендәге Хәрби дан мемориалында 10:00 сәгатьтә узачак.

Программада:

  • тантаналы митинг;
  • ветеран-артиллериячеләр төркемен оештыру мәсьәләләре буенча җыелыш.

Яңа төркемгә кушылу белән бәйле барлык сораулар буенча, «Ватанга хезмәт итәм» оешмасы активистларына түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз:

8-9274419068 – Анатолий Охотников,

8-9196406358 – Павел Андриянов,

8-9274437106 – Павел Крюков.


Нет комментариев