«Агачка уеп ясау остасы» проектында катнашучылар төрле техникада эшләнмәләр ясадылар
Соңгы яңалыклар

«Агачка уеп ясау остасы» проектында катнашучылар төрле техникада эшләнмәләр ясадылар

Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Агачка уеп ясау остасы» проекты кысаларында катнашучылар төрле иҗади эшләр башкардылар, агачны сәнгатьчә эшкәртүнең яңа техникаларын һәм алымнарын үзләштерделәр.

Дәресләрдә алар яссы өслектә күләмле рәсемнәр ясарга мөмкинлек бирә торган яссы рельефлы сырларны өйрәнделәр. Сюжетлар сыйфатында пейзажлар, хайваннар сурәтләре, халык әкиятләре мотивлары буенча композицияләр һәм патриотик темалар сайланган.

Катнашучылар шулай ук махсус инструментлар, шул исәптән почмаклы редукторлы бормашина һәм чылбырлы аккумулятор пычкы кулланып, күләмле формалар белән эшләделәр. Электр инструментлары белән эшләү укытучы контролендә алып барылды. Хәсән Туфан иҗаты мотивлары буенча эшләнмәләр ясауга аерым игътибар бирелде.

Дәресләр нәтиҗәсендә декоратив панно, зур булмаган скульптуралар, интерьер элементлары һәм сувенир продукциясе барлыкка килде. Һәрбер эш иҗади эзләнү, сабырлык һәм үзләштергән күнекмәләр нәтиҗәсе булды.

Проект катнашучыларга борынгы һөнәрне үзләштерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки үз сәләтләрен ачарга, үз идеяләрен тормышка ашырырга һәм халык традицияләренә кагылырга мөмкинлек бирә. Агач белән эшләү аша алар табигый материалның матурлыгын күрергә һәм гади агач эшләнмәләрне чын сәнгать әсәрләренә әверелдерергә өйрәнәләр.

Марина Букмулинна фотосы.


Нет комментариев