Район газетасыннан язылучылар өчен бәйгедә, флешмобта һәм игелек акцияләрендә катнаш
Соңгы яңалыклар

Район газетасыннан язылучылар өчен бәйгедә, флешмобта һәм игелек акцияләрендә катнаш

Район газетасы редакциясе бәйгеләр һәм акцияләр башлап җибәрә.

«ЯЗЫЛГАН ӨЧЕН ҮЗ БҮЛӘГЕҢНЕ АЛ»

Үткән яртыеллыктагы кебек үк, без язылу кампаниясенең төп *акциясен игълан итәбез. Һәм кухня өчен кирәк булган ваклагыч (кухня комбайны тибында турый, куша, ваклый), блендер, кухня җыелмасы һәм электромиксер уйнатабыз. Акциядә 2024 елның II яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары» «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылу рәсмиләштергән һәркем катнаша ала. Бүләкләр уйнату 2024 елның 16 июленә билгеләнгән. Бәйге нигезләмәсе белән aksubayevo.ru сайтында таныша аласыз.

ФЛЕШМОБТА КАТНАШ

Шулай ук без социаль челтәрләрдә «Мин район газетасына язылдым» газета белән фотога төшкән өчен (иң күп лайклар җыйган) бүләкләр тапшыру белән флешмоб эшләтеп җибәрәбез (нәтиҗәләр 2024 елның 1 июлендә ясалачак).

ӘТИ-ӘНИЕҢӘ ҺӘМ ЯКЫННАРЫҢА ГАЗЕТАГА ЯЗЫЛУ БҮЛӘК ИТ

«Район газетасын бүләк ит» һәм «Әти-әниеңә район газетасын яздыр» *акцияләре аеруча актуаль. Эшмәкәрләрне һәм социаль-актив гражданнарны катнашырга чакырабыз. Сез партнерлар сыйфатында чыгыш ясыйсыз, ветераннар һәм пенсионерларга язылу өчен түлисез, ә редакция аларны адресатларга тапшырачак һәм бу вакыйганы киң яктыртачак. Өлкән кешеләрне хуплагыз, чөнки күп кенә пенсионерлар өчен газета – тышкы дөнья белән элемтә чыганакларының берсе бит!

ИГЕЛЕК ЭШЛӘРГӘ АШЫГЫГЫЗ

Шулай ук сез газетаны күп балалы гаиләләргә яздыра һәм аны Балаларны яклау көнендә шәхси тапшыра аласыз. Яисә газетаны махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә яздыра аласыз. Редакциягә шалтыратыгыз һәм без адресатны әйтәбез һәм сезнең игелекле гамәлегез турында язачакбыз. Сезнең бүләк ярты ел дәвамында һәр атна саен безнең яңалыклар белән бергә өйгә киләчәк.

РЕКЛАМА БИРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН «ЯЗЫЛУ – БҮЛӘККӘ»

Безнең газетага 1 ай срокка (4 тапкыр басылып чыгачак) стандарт модульле реклама биргәндә, реклама бирүче 1 ай срокка бушлай электрон язылу ала (редакциядә рәсмиләштерелә).

ИШЕККӘ КАДӘР КИТЕРЕП БИРӘБЕЗ

Коллективта 10 нөсхәдән алып альтернатив язылу рәсмиләштергәндә – редакция басманы оешмага басылып чыккан көнне үк китереп бирәчәк.

КОРПОРАТИВ ЯЗЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН *АКЦИЯ:

предприятие эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү, юбилярлар турындагы материаллар циклы – предприятие хезмәткәрләре тарафыннан, язылу белән коллективның 60 һәм аннан да күбрәк процентын колачлаганда.

АКТИВИСТЛАР ӨЧЕН АКЦИЯ*

Язылу кампаниясендә ярдәм иткән һәм район газетасына 20 подписка рәсмиләштергән хезмәттәшлек өчен – бер альтернатив язылу бушлай! 30 квитанция өчен – бу кеше турында газетада өстәмә мәкалә.

ПОЧТАЛЬОННАР ӨЧЕН *АКЦИЯ

Алты айга «Сельская новь», «Авыл таңнары» «Ял пурнăçӗ» газеталарына иң күп санда квитанцияләр рәсмиләштергән иң яхшы өч почтальонга, барлык язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча – редакциядән бүләкләр.

БЕЗНЕҢ ГАЗЕТАГА НИЧЕК ЯЗЫЛЫРГА?

Почта элемтәсе бүлекчәләрендә. Физик затлар өчен язылу бәясе – 861,78 сум, юридик затлар өчен – 951,78 сум тәшкил итәчәк. Дәүләт хезмәтләре порталы яисә «Россия Почтасы» порталы аша – язылуны телефон яки компьютер ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына рәсмиләштерергә мөмкин.

РЕДАКЦИЯДӘ ЯЗЫЛЫГЫЗ

Редакциядә альтернатив язылуны социаль бәя буенча – 610 сумга рәсмиләштерергә һәм яңа номерны газета басылып чыккан көнне килеп алырга мөмкин. Әгәр коллективта 10 нөсхәдән алып язылу рәсмиләштерелсә – редакция сезгә газетаны оешманың ишегенә кадәр китереп бирәчәк.

АКЦИЯДӘ КАТНАШУ ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК?

Язылу квитанцияләренең күчермәләрен (мәҗбүри шарт: язылу алты айга – 2024 елның июль-декабрь айларына рәсмиләштерелгән булырга тиеш) түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 423060, Аксубай штб, Ленин ур., 9 йорт яисә selbuh@mail.ru электрон почтасына. Хат темасында акциянең атамасы күрсәтелгән булырга тиеш!

Акциянең сроклары 2024 елның 1 маеннан 2024 елның 30 июненә кадәр.

«Татмедиа» АҖ рекламасы. 16+

erid: 2VtzqvRqVex


Нет комментариев