Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасы редакциясе Яңа Тимошкинода Абунәче көне үткәрде

Басмаларга ташламалы бәядән язылу декадасы дәвам итә һәм редакция хезмәткәрләре авыл җирлекләрендә Язылучы көннәре үткәрәләр

Бүген алар Яңа Тимошкинода булдылар, монда «Район газетасына языл һәм бүләк от» акциясе үткәрделәр.

– Матбугатның әһәмияте бәяләп бетергесез, – дип каршы алды хәбәрчеләрне китапханә мөдире Валентина Мадюкова. – Бигрәк тә район газетасыныкы. Басманың кәгазь варианты атнага бер генә тапкыр чыкса да һәм без узган вакыйгалар турында – газета сайтында һәм телеграм-каналда күпкә иртәрәк белсәк тә. Әмма гадел булырга кирәк – аларда да мәгълүматларны безнең газета хәбәрчеләре яза. Шуңа күрә, минемчә, үз матбугатыңа ярдәм итәргә, аның бездә булуын объектив бәяләргә кирәк. Район газетасы медицина, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге барлык вакыйгаларны безгә җиткерергә тырыша. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүенә зур игътибар бирә. Һәр гаиләдә диярлек мәктәп укучысы бар, барысын да бигрәк тә мәгариф системасындагы үзгәрешләр кызыксындыра. Газета сайтыннан һәм гәзитнең басма версиясеннән укып без, быел 130 еллык юбилеен билгеләп үткән мәктәбебезнең ничек яшәве, аның үсеше, балаларыбызның һәм оныкларыбызның уңышлары турында беләбез. Һәм бу бик шәп!

– Мин дә тормышымны җирле басмадан башка күз алдына да китерә алмыйм, – дип сүзгә кушылды авыл мәдәният учагы белгече Любовь Леонтьева. – Ничек инде өйдә матбугат булмау? Минем әти-әнием гомер буена матбугат белән яшәде, минем гаиләм дә бу традицияне дәвам итә.

Китапханәгә Яңа Тимошкино мәктәбе укытучысы Людмила Павлова да керде. Хәбәрчеләрне күргәч, ул, хезмәттәшләренең ташламалы язылу ункөнлеген көтеп тормауларын, ә инде район басмаларына язылу кампаниясе башында ук язылулары турында җиткерде.

Тиздән китапханәдә беренче язылучылар пәйда булды. Редакция хезмәткәрләре, аларны җылы каршы алып, чәк-чәк белән чәй тәкъдим иттеләр.

Район газетасы редакциясе китапханә һәм авыл клубы белгечләре Валентина Мадюковага һәм Любовь Леонтьевага, почта бүлекчәсе җитәкчесе Елена Ижотовага җылы каршы алулары һәм язылучы көнен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерә. Редакция шулай ук Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеевага да рәхмәтебез чиксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев