Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Игеннәр уңышы турында чәчүгә кадәр кайгырталар

Рус Кармәте авылы янында урнашкан «Волга-Селект» ҖЧҖ ашлык складында орлык материалын агулау алып барыла.

Орлыкларны чәчүгә әзерләү 25 мартта ук башланган. Эш оешкан рәвештә, санитариянең барлык кагыйдәләренә һәм хезмәтне саклау таләпләренә туры китереп бара.

Объектта машиналар гөрелтесе хәтта төнлә дә тынмый – эш дүрт сменада оештырылган. Хезмәт кануннары нигезендә, һәр смена алтышар сәгать эшли. Бригадалар составында җирле халык та хезмәт куя, башка авыллардан да вахта аламы белән эшләп йөриләр. Агулау машинасына идарә итүче операторлар – Александр Тимофеев, Юрий Иванов, Марсель Кашабетдинов һәм Александр Шугаев агрегат эшен сменалап күзәтәләр. Бригадаларда шулай ук Александр Голованов, Ирина Андреева, Сәлихҗан Сабиров, Нина Исаншина, Юрий Ярославлев, Әсхат Нуретдинов, Валерий Чернов һәм Андрей Краснов тырышып эшли. Эшчеләр агуланган ашлыкны зур капчыкларга тутыралар. Эльнар Нутфуллин һәм Анатолий Макаров төягечтә алмашып эшләп, әзер капчыкларны бүлекчә хуҗалыкларына озату өчен өеп урнаштырып торалар. Төягечтә шулай ук стропальщиклар Сергей Захаркин һәм Андрей Степанов, Вячеслав Шувалов һәм Андрей Холодилов ике сменада хезмәт куялар.

Эшчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган – алар махсус саклагыч киемнән, ял итү һәм тамак ялгап алу өчен уңайлы бүлмә бар.

– Бригадалар төгәл һәм көйле эшли, – дип билгеләп үтте склад мөдире Айдар Габдрахманов. – Һәр смена уртача 30 тоннага кадәр бөртек агулый. Гомуми күләмдә бер тәүлектә 120 тоннага кадәр орлык материалы эшкәртелә.

Орлык материалын инкрустацияләү барышы белән Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин танышты. Белгечләр кайбер мәсьәләләр буенча киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев