Сидул-Ерыклы – район үзәгеннән ераграк урнашкан тыныч авыл, ләкин анда тормыш кайный
Сидул-Ерыклы авылының тарихы йөз елдан артык. Бу авыл, хәтта халыкның шәһәрләргә интенсив китүе күзәтелгән вакытта да, күп кенә авыллар кебек, җир йөзеннән юкка чыкмаган, ерыклыларның кече ватаннары белән тыгыз элемтәсе булган. Бүген авылда йөзгә якын кеше яши, алар арасында мәктәп укучылары да аз түгел. Балалар саны кимегәч, башлангыч мәктәп ябылган, медпункт, авыл клубы эшли. Күп кенә авыллар белән чагыштырганда, Ерыклыда кешеләр кызыклы һәм бай тормыш белән яши. Авылда асфальт клубка кадәр салынган. Кайчандыр биредә райпо кибете урнашкан булган, ташландык бина тәртипкә китерелгән һәм ул бүгенге көнгә кадәр кешеләргә хезмәт итә. Мәдәният учагы бинасында чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, ул җыйнак кына булса да, бөтен авылны сыйдыра.

Бер генә фактны әйтеп үтәсе килә: Сидул-Ерыклы авыл клубы ун ел рәттән кышкы бизәлеш буенча район бәйгесендә призлы урынны алып килде, Урмандеево авыл җирлегенең Яңа ел бизәлеше буенча республика бәйгесендә җиңүенә үз өлешен кертте.

Яңа ел көннәрендә биредә шундый әкияти матур иде, кышкы композиция белән хозурланырга хәтта районның барлык почмакларыннан килделәр. Эш дәвам итә, ерыклылар быел да «тылсымлы патшалык» әзерләячәк.
– Бәйрәмнәргә бирегә кешеләр бик теләп килә, барысына да урын җитәрлек, – дип сөйли методист Марина Якличева. – Бигрәк тә яңа ел тантанасында кеше күп була, авылга шәһәрләрдә яшәүче авылдашлар да кайта. Бик күңелле була.
Ерыклы халкы бәйрәм итәргә, яхшы вакыйгага бергәләп шатланырга гына түгел, уртак максатка ия булганда бергәләп эшләргә дә яраталар. Яңа ел бизәлеше буенча районда иң яхшылар арасында булу, аерылып тору өчен күпме көч, тырышлык, сәләт кирәк. Ярый әле авылда шушындый кешеләр бар. Марина Аркадьевнаның беренче ярдәмчесе – аның тормыш иптәше Николай Николаевич. Ремонт, клубта, территориядә тәртип салу, бизәлеш буенча теләсә нинди эшне ул яхшы итеп башкара. Беренче елларны боз шәһәрчеге өчен боз артыннан елгага икәү барганнар, аны чабу, боз кисәкләрен ташу җиңел булмый. Аннары аларга авыл кешеләре дә кушыла, вакыт узу белән тәҗрибә туплыйлар, боз әзерләү эшен камилләштерәләр.

– Яңа ел бизәлеше өчен боз әзерләү һәм аны ташуда Анатолий Чернов, Сергей һәм Алексей Авандеевлар, Эдуард Спиркин, Николай Мельников, Артем Исмуллин, Александр Бикунин, Сергей һәм Владимир Мироновлар актив катнаштылар, беркем дә читтә калмады, – ди Марина Якличева рәхмәт белдереп. – Анжелика Авандеева сыннарны сәнгатьчә ясарга ярдәм итә. Кардан сыннар ясый башлаганда, безгә һәрвакыт Сергей Илюхин ярдәм итте. Авылда халык игелекле, ярдәмчел.
Календарь даталары буенча Марина Аркадьевна чаралар уздыра, мәктәп укучылары халык алдында чыгыш ясарга яраталар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар талантларын күрсәтәләр. Җәен клуб территориясендә «Балалар җомга көннәре» уза, алар авыл балалары һәм шәһәрдән кайткан яшь кунаклар җыела.

Клуб белән янәшә буш урында мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл паркы булдырганнар. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына чыршылар утыртканнар, алар инде хәзер дүрт метрга якын биеклектә үскәннәр. Биредә Хәрби дан монументы урнашкан. Җәй көне парк яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелә. Импровизацияләнгән күл, күперчек, авыл коесы әкият темасын дәвам итә.

Марина Аркадьевнаның декоратив-гамәли сәнгать буенча үз юнәлеше бар – каен кайрысы белән эшләү. Бу материалны алар ауган агачлардан ире белән әзерлиләр. Кул эшләре остасы, каен кайрысын катлам-катлам чистартып, кул белән эшләү өчен күндәм материал ала. Клубта зур булмаган күргәзмәдә каен кайрысыннан эшләнмәләр куелган: матур паннолар, хатын-кыз бизәнү әйберләре – аларның нинди чималдан ясалганын беркем дә белми. Марина Аркадьевна район мәдәният йортында каен кайрысыннан эшләнмәләр ясау буенча осталык дәресләре алып барды һәм уңышка иреште.
Нет комментариев