“Беренчеләр хәрәкәте” бөтенроссия оешмасына мәктәпкәчә яшьтәге балалар да керә ала
Безнең республикада мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хәрәкәткә кертү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла.
– Һәм бу бик шәп, – ди “Буратино” балалар бакчасы мөдире Гөлшат Гыйльметдинова. – Безнең әзерлек төркеменә йөрүче балалар бик актив, балалар бакчасында, хәтта районда оештырылган барлык чараларында диярлек катнашалар. Без аларга үсеш кирәклеген күрәбез, аларга инде төркем һәм балалар бакчасы кысалары гына тар. Алар инде беренче сыйныф укучылары булырга һәм мәктәп тормышында катнашырга әзер. Безнең тәрбияләнүчеләребез Бөтенроссия балалар һәм яшьләр берләшмәсе сафларында республикада беренчеләр рәтендә.
Учреждение җитәкчесе сүзләренә караганда, әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр “Беренчеләр хәрәкәте”ндә аралашу тәҗрибәсе алачак, мәктәпкә күнегү җиңелрәк булачак һәм әкренләп җәмәгать тормышына керешәчәкләр. Мондый җаваплы адымга барганчыга кадәр, балалар һәм ата-аналар белән җыелыш уздырганнар, анда әлеге хәрәкәт сафларында булу кызык кына түгел, абруйлы да, дип сөйләделәр. Ата-аналар бүгенге тиз үзгәрә торган технологияләр дөньясында һәм саннарның яшьтән үк мөстәкыйль гамәлләр кылырга һәм алар өчен җавап бирергә тиешлеге белән килештеләр. “Буратино” балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче балалары белән инде “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган беренче яңа чараларны үткәрделәр.
Нет комментариев