Аксубай районы вәкилләре Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
Татарстанның 16 муниципаль районыннан 64 спортчы Яшел Үзәнгә чаңгыда беренчелеккә дәгъва кылыр өчен килде.
Безнең районны авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Ольга Ильгузина, опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Кристина Кондратьева тәкъдим итте. Чаңгычылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча командалар зачетында Аксубай командасы иң яхшы унлыкка керде.
Фото: район советы сайтыннан.
Нет комментариев