Аксубайда ТР хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары булып китте
Соңгы яңалыклар

Аксубайда ТР хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары булып китте

Аксубай районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булып китте

Министрлык вәкиле эш сәфәре кысаларында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.

Районга сәфәр балалар өчен «Хыял» социаль приютыннан, әлеге учреждение эшчәнлеген анализлаудан башланды. Наталья Бутаева хезмәткәрләрнең игътибарын стационар учреждениеләрдә янгынга каршы режимны көчәйтүгә һәм эшчеләрне янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча өстәмә инструктажлар үткәрүгә юнәлтте.

Район советында район башлыгы Камил Гилманов һәм башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев катнашында районның социаль учреждениеләре коллективлары белән эшлекле киңәшмә узды.


Нет комментариев