Аксубайның үзәк мәйданында Россия көненә багышланган бәйрәм узды.
Тантаналы митингта районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, район Советы депутатлары, Аксубай техникумы студентлары катнашты. Алар өчен бу дата әһәмиятле вакыйга – ашыгыч хезмәткә китүче техникумны тәмамлаган чыгарылыш студентларына уку йортын тәмамлау турындагы дипломнар тапшыру белән туры килде.
Россия Федерациясе әләмен күтәрү хөрмәтенә районның иң яхшы спортчыларының һәм тренерларының берсе, республика ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган Рәис Бикушев лаек булды.
– Сезне илнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы. – Бу бәйрәм барыбызны да берләштерә. Безнең ил яңа тарихи шартларда үсә һәм барлык тармакларда да уңышка ирешә. Россия авыр вакытлар кичерә. Безнең сугышчылар Украинада неонацистларга каршы көрәшәләр. Без Россия мәнфәгатьләрен, кешелек, рухи кыйммәтләрне яклыйбыз һәм җиңү безнең артта булачак. Бәйрәм белән сезне! Ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телим!
Тантанада катнашучыларны Россия көне белән Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов котлады, илнең көчен, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның патриотизмын билгеләп үтте. Равил хәзрәт Камалетдинов та иң изге теләкләрен җиткерде.
Тантаналы өлешне мәдәни программа алмаштырды, мәйданда Ватан, Россия турында җырлар яңгырады, рус, татар, чуаш милләтләренең милли костюмнарына киенгән техникум студентлары өч телдә җырлар җырладылар. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре триколор төсләрендә кояш ясау буенча осталык дәресе, ә иң бәләкәйләр өчен асфальтта рәсем ясау оештырдылар.
Бу чакырылыш кампаниясендә Кораллы Көчләр сафларына басарга тиешле техникум студентлары өчен дулкынландыргыч мизгел җитте. Камил Гилманов аларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, хәрби вахтаны яхшы алып баруларын, ә аннары туган районнары кырларында эшләргә кайтуларын теләде.
– Техникумда яхшы уку, туклану оештырылган, егетләрнең армиядә хезмәт итәргә әзер булулары күренеп тора, – дип билгеләп үтте ул.
Район җитәкчесе һәм АТУТ директоры Фәрхат Аюпов булачак солдатларга дипломнар һәм машина йөртү таныклыклары тапшырды.
Нет комментариев