Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманнарын җыештыру көтә

Республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенең язгы этабы башланды

Ул 22 апрельдә башланды һәм 22 июньдә тәмамланачак.

– Акциянең язгы этабы кысаларында урман фонды территориясе каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистартылачак, – дип шәрехләде Аксубай урманчылыгы җитәкчесе Андрей Ильмухин. – Урман хезмәткәрләре шулай ук урманда аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм ял итү урыннарын төзекләндереләчәк.

Ел саен табигатьне саклау акциясендә катнашып, Аксубай урманчылары урманнарда тәртип урнаштыру буенча зур күләмле эшләр башкаралар. Алардан соң табигать чистарып, яктырып һәм матураеп кала. Районның кайбер оешмалары – волонтерлар белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе дә уңыш китерә. Урманнарны чүп-чардан бергәләп арындыру һәм экологияне яхшыртуга үз өлешләрен кертер өчен, урманчылар игелекле дусларын, табигатьне яратучыларны, битараф булмаган район халкын язгы акциядә дә катнашырга чакыралар. Шунысын билгеләп үтү мөһим, мондый чараны уздыру «Экология» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев