Аксубай урманчылыгында яңа «Хәтер бакчасы»
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгында яңа «Хәтер бакчасы»

Яңа Аксубай авылы янында урнашкан Аксубай участок урманчылыгы территориясендә (23 кварталда) чыршы урманына нигез салынды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе кысаларында 2300 төп ылыслы үсенте утыртылды.

Табигатьне саклау акциясендә Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, участок урманчылыклары, янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров җитәкчелегендә бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.


Нет комментариев