Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен үзәкләштерелгән музейлар системасы директоры Наталия Куштукова республиканың Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Бүләкләү тантанасы Казанда Халыклар бердәмлеге көне һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябуга багышланган чарада узды.
Хезмәтенә күрә бүләге дә. Музей системасында сигез ел эшләү дәверендә Наталия Геннадьевна район мәдәниятен үстерү, тарихи истәлекләрне саклау, халыклар йолаларын популярлаштыру, туган як тарихын өйрәнү, яшь буында районның үткәненә карата кызыксыну уяту буенча күп эшләр башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев