Аксубай районында ветеран-чик сакчылары балаларга Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында ветеран-чик сакчылары балаларга Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр

Иске Ибрай урта мәктәбендә Билгесез солдат көненә багышланган Батырлык дәресе узды.

Мәктәп укучылары белән очрашуга төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар килде. «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтендә чик сакчылары берлеге районда активларның берсе. Бу берлек әгъзалары район үзәгендә патриотик чараларда даими катнашалар, авылларга чыгалар. Иске Ибрай мәктәбендә дә алар катнашында Батырлык дәресе бик эчтәлекле үтте. Балалар ветераннарның Бөек Ватан сугышында солдатларның батырлыгы, илнең тыныч киләчәге өчен башларын салган меңләгән геройларның билгесез булып калуы турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар. Ләкин алар турында истәлек халык хәтерендә мәңге саклана.

Чик сакчылары ветераннары үзләренең чиктә хезмәт итүләре турында сөйләделәр, бу булачак Ватанны саклаучыларда зур кызыксыну уятты.

Фото: «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасы архивыннан.


Нет комментариев