Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Көзге каникуллар» профилактик чарасы уза

26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Татарстанда балаларның юл-транспорт имгәнүләрен киметүгә юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» профилактик чарасы узачак.

Агымдагы елның тугыз аенда республикада балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл вакыйгаларында 14 балигъ булмаган бала һәлак булган, 381е җәрәхәтләр алган. Ел башыннан шулай ук 13 пассажир бала һәлак булган.

Каникул чорында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтәчәк. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның «Ата-аналар патруле» инициатив төркемнәре, шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә яшь җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрәчәкләр. Мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм ата-аналар белән әңгәмәләр уздырылачак.

Дәүләт автоинспекциясе көннәр кыскару һәм һава торышы начараю шартларында юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга, ә машина йөртүчеләргә — тизлек режимын сакларга һәм мәгариф учреждениеләре һәм җәяүлеләр кичүләре янында сак булырга киңәш ителә.


Нет комментариев