Аксубай районыннан осталык серләрен кәкрекүллеләр тәкъдим итте
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан осталык серләрен кәкрекүллеләр тәкъдим итте

Яр Чаллыда «Без бергә» халык иҗаты фестиваленең зональ этабы узды.

Аксубай районыннан дәрәҗәле бәйгедә Кәкре Күл урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Анастасия Егорова (педагогы Татьяна Чубурова) катнашты.

Жюри хөкеменә Анастасия шкатулкалар коллекциясен тәкъдим итте. Агачка уеп ясау белән ул инде берничә ел шөгыльләнә. Бу юлы кыз экспозицияне акрил буяулар белән бизәлгән стена сәгатьләре һәм рәсемле кашыклар белән тулыландырды.

Фестивальгә үзләренең иҗади эшләрен шулай ук 1, 3, 4, 6 һәм 8 сыйныф укучылары, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әзерләде. Кәкрекүллеләр экспозициясе катгый жюри әгъзаларын гына түгел, ә фестивальнең башка катнашучыларының да игътибарын җәлеп итте.


Нет комментариев