«Юность» спорт комплексында 2016-2017 елгы кызлар арасында баскетбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды.
Турнир «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында оештырылды һәм катнашучыларга команда рухы һәм спорт характеры күрсәтү мөмкинлеге бүләк итте.
Ярыш нәтиҗәләре:
- 1нче урында – Иске Ибрай мәктәбе
- 2нче урында – В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче мәктәбе.
- 3нче урында – 3нче Аксубай мәктәбе
Турнирның иң яхшы уенчылары:
- Иң яхшы уенчы – Алия Срурова (Иске Ибрай мәктәбе).
- Иң яхшы һөҗүмче – Арина Чухаева (Аксубайның 1нче мәктәбе).
- Иң яхшы сакчы – Алия Гайсина (Аксубайның 3нче мәктәбе).
Фото Спорт мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев