Аксубай мәктәбендә Россия Армиясе майоры истәлеге мәңгеләштерелде
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбендә Россия Армиясе майоры истәлеге мәңгеләштерелде

Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре майоры Фәнил Исхаковка истәлек тактасы ачу тантанасы булды.

Укытучылар коллективы, укучылар, шулай ук офицерның туганнары һәм якыннары өчен бу вакыйга якты истәлек һәм кадерле кешеләре белән горурлану көне булды.
Тантанада мәктәп укучылары, Исхаковлар гаиләсе әгъзалары, сугышчының дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты.

Зинаида Леонтьева фотосы

Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов мөрәҗәгать итте:

– Фәнил Исхаков үзенең хәрби бурычын намус белән һәм лаеклы үтәде. Ул аеруча авыр булган урыннарда хезмәт итте, аның карарларыннан иптәшләренең тормышы һәм язмышы тора иде, – диде ул. – Безнең аны онытырга хакыбыз юк. Бу истәлек тактасы – безнең рәхмәтебез билгесе һәм хәрби батырлыкның вакыт узу белән онытылмавын, ул безнең хәтердә, төбәгебез тарихында яшәвен аңлау билгесе. Безнең бурыч – яшь буынны Ватанның шундый солдатлары үрнәгендә тәрбияләү.

Зинаида Леонтьева фотосы

Тантанада катнашучыларга Фәнилнең сеңлесе Флүзә Канская мөрәҗәгать итте.

– Сеңлесе буларак, мин аны парад формасы һәм бүләкләре белән генә түгел, ә гамәлләре белән дә белә идем. Фәнил балачактан ук җаваплылыгы һәм дисциплинасы белән аерылып торды. Минем өчен ул таяныр кешем, ярдәмгә беренче булып килүче һәм авырлыклар алдында беркайчан да чигенмәүче шәхес иде, – дип уртаклашты ул истәлекләре белән. – Хәрби юлны, Ватан алдындагы бурыч юлын сайлау аның өчен аңлы карар булды. Ул сафта калган офицер булып китте.

Флүзә Канская мәктәпнең абыйсына күп нәрсә биргәнен ассызыклады: нәкъ менә монда аның кеше һәм офицер буларак сыйфатлары формалашкан. Хәзерге укучыларның әлеге мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында шундый кеше булуын белүләре мөһим. Ул абыйсының истәлеген мәңгеләштерүдә ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

Зинаида Леотьева фотосы

Офицерның тормыш иптәше Лилия Исхакова истәлек тактасын урнаштыруда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерде.

– Бүген безнең гаилә өчен иң авыр көн – 24 октябрь, Фәнилнең һәлак булуы турында хәбәр килгән көн. Без моны беркайчан да онытмаячакбыз. Аның дусларына, район җитәкчелегенә Хәтер тактасы өчен, аның истәлеге бу мәктәптә яшәячәге өчен зур рәхмәтемне белдерәм, – диде ул.

Туганнары истәлек тактасыннан ак япманы алдылар һәм кадерле кешеләренең портреты янында озак басып тордылар. Офицер истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чарада катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар.

Истәлек тактасын ачу тантанасында мәктәп директоры Алексей Сударев, майор Исхаковның дуслары Андрей Петрянкин, Рузил Гобәйдуллин, Александр Винокуров, Айдар Бакиров адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Алып баручы Анастасия Чернышова аның малай чагында танкист булырга хыяллануы һәм мәктәпкә танк белән киләчәге турында сөйләвен искә төшерде. Ул сүзендә торган: танк училищесына укырга керә һәм малайлар белән очрашканда танкист шлемыннан килә.

Исхаков Фәнил Җәүдәт улы 1989 елның 5 июнендә Аксубай бистәсендә туган. 1996 елдан 2006 елга кадәр Аксубайның 1нче урта мәктәбендә укый. Казан югары танк команда училищесын тәмамлый. Хезмәтен Хабаровск краенда үтә.

2012 елда батальон штабы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. 2016-2017 елларда Сириядә хәрби операциядә катнашты. Батырлыгы һәм профессиональлеге өчен Жуков медале, I һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре, I һәм II дәрәҗә «Хәрби хезмәттә батырлык өчен» медальләре, «Сириядәге хәрби операциядә катнашканы өчен» медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парадта катнашканы өчен» медале, «II нче дәрәҗә Суворов орденлы 57нче аерым гвардия Красноград Кызыл Байрак орденлы мотоукчылар бригадасына 75 ел» медале белән бүләкләнгән.

Майор Фәнил Исхаков 2022 елның 24 октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.


Нет комментариев